Сценарий ко Дню матери: «Мама моя - единственная»
Цель: воспитывать чувство уважения к родителям, уважения труда взрослых, приучить быть готовыми прийти на помощь, больше узнать о своих матерей, развитие способностей запоминания.
Задачи: помочь детям раскрыть такие качества матерей, как забота о них, разностороннее понимание.
Формы организации деятельности детей: познавательная
Кичәнең барышы: Бәйрәмчә киенгән балалар бию көенә залга үтәләр дә ярымтүгәрәк булып утыралар. Алып баручы кичәне башлый.
Алып баручы:
- Хәерле көн, балалар! Без бүген залга күңел ачу кичәсенә җыелдык. (Зал уртасындагы сандыкка игътибар итә.)Балалар, бу нәрсә икән?
- Сандык, дөрес әйтәсез. Эчендә нәрсәдер бар, бик серле булырга ошаган. Әйдәгез, ачып карыйк, кемнән икән бу серле сандык. (Сандыкны ача, аның эченнән хат ала). Балалар, монда ниндидер язу да бар. Укып карыйк әле.
“Кадерле балалар! Без сезнең барыгызны да яратабыз. Бу сорауларга җавап бирсәгез, уеннарда катнашсагыз, без бик шат булыр идек. Сезнең шат күңел белән өйгә кайтуыгызны көтеп, әниләрегез”.
(Алып баручы сандыктан сораулар язылган кәгазь ала, һәр балага атап сораулар бирә)
- Алия, үскәнем, өстнңдәге бу матур күлмәкне сиңа кем алып кайтты?
- Айнур, акыллым, сезнең өйдә тәмле ашларны, боткаларны кем пешерә?
- Алина, матурым, синең күлмәкләреңне, оекбашларыңны кем шулай чиста итеп юды?
- Динар, акыллым, иртә белән матур сүзләр әйтеп, йомшак куллары белән иркәләп кем уятта?
- Эльза, алтыным, синең чәчләреңне матур итеп кем үрде?
- Айнур, аппагым, сине бакчага кем алып бара, кем цегезгщ алып кайта?
- Артур, акыллым, сезнең өйдә тәмле койакларны, өчпочмакларны кем пешерә?
- Рамазан, үскәнем, сиңа матур бүрек-башлыкны, куртканы кем алып кайтты?
- Наил, акыллым, синең бакчадан кайтуыңны, өегездә тәмле чәйләр әзерләп кем көтеп тора?
- Камил, ә сезнең өйне матур итеп кем җыештыра, тузаннарны сөртә?
- Әдилә, ә кичләрен сезгә өйдә кем матур-матур әкиятләр сөйли белә?
- Зилә, әйт әле, син аврганда синең өчен борчылучы, тизрәк терелтергә тырышучы кем соң?
- Айнур, акыллым, син елаганда юатучы, шатланганда синең белән бергә сөенүче кем икән?
Алып баручы: Балалар, сез бик матур җаваплар бирдегез. Кйңел ачу кичәсе кемнәргә багышлана булып чыга инде?
- Дөрес. Балалар, тиздән, ноябрьнең соңгы ял көнендә, әниләр көне билгеләп үтелә. Шуңа күрә без дә бу бәйрәмне искә алырга булдык.
Кая барсаң, күз алдында
Һәрчак күңелә яши.
Ул безнең иң якын кеше
Ул,белегез, кем?
Балалар:Әни!
Алып баручы: Күрәсезме, балалар, безнең турында гел кайгыртып торучы, кечкенә генә шатлыгыбызны да зур итеп күрә белүче, борчылганда нәни генә кайгыбызны да уртаклашучы кеше – әни икән. Безгә һәрвакыт әни кирәк!(Әниләр турында җыр)
Алып баручы: Җырыгыз бик матур булды, балалар! Әйе, җир йөзендә иң әйбәт, иң кадерле кешеләрнең берсе – ул безнең әниләребез. Без дә әниләрне яратырга, хөрмәт итәргә, аларга һәрвакыт булышырга тиешбез.Балалар, әниләр көне килеп җитә дидек бит. Әйдәгез әле, әниләр турында шигырьләрне искә төшерик.(балалар уртага чыгып шигырь сөйлиләр)
- Кемнең әнисе иң әйбәт?
Минем әни, әлбәттә,
Өйрәтә әни безне дә
Әйбәт матур гадәткә. - Син, әнием, минем өчен
Бу дөньяда бер генә
Елмайганда йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә. - Әнием, кадерлем!
Син энҗе бөртегем.
Син хөрмә җимешем,
Син йөрәк тибешем. - Әнием, әнием,
Иң кадерлем син минем
Мин сине яратып
Иркәләп торырмын,
Мин сиңа тормышта
Таяныч булырмын. - Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак
Иң ягымлы кешеләр.
Иң сөйкемле, мәрхәмәтле
Алар безнең әниләр. - Әнием минем матур
Күзләре якты, көләч.
Шундый күңелле була
Ул өйгә катып кергәч. - Һәммәбезгә әни кирәк.
Ә әнигә кем кирәк?
Әниләргә без кирәк,
Якты аяз көн кирәк.
Алып баручы:
Булдырдыгыз, балалар!
Чыннан да, әни өйдә булгәнда безгә бик рәхәт. Ә әнигә кайчан рәхәт соң, беләсезме? (балалар җавабы)
Дөрес, әгәр син әниеңнең сүзен тыңласаң, уйнаганнан соң уенчыкларны җыеп куйсаң, аның кәефе дә яхшы булыр, ул сине тагын да ныграк иркәләр, яратыр, үскәнем, акыллым дияр. Ә сез, балалар. Өйдә әниләрегезгә булышасызмы соң? Әйдәгез әле, ничек булышканны сөйләп күрсәтегез.(шигырь сөйләүче балалар чыга)
- Әни пәрәмәч пешерә,
Вак итеп, тәмле итеп.
Без табында чәй эчәбез
Бергәләп, тәмле итеп. - Мин дә булыштым әнигә
Пәрәмәчләр ясарга
Үзең эшләгәч, тәмле ул-
Кирәк эшләп ашарга! - Мин әнигә булышам
Табак-савыт юышам.
Чистарган савыт-сабаны
Шүрлекләргә куешам. - Мин әнигә булышам,
Урын-җирләр җыешам.
Иртән гөлләргә су сибәм,
Керләрне дә уышам. - Мин әнигә булышам,
Идәннәрне юышам.
Әнием күк остасы
Булу өчен тырышам.
Алып баручы: Ягез, балалар, хәзер карыйбыз, кем әнисенә өйдә булыша икән? Кем дә кем уенчыкларны беренче булып җыеп бетерә, шул уңган –булган, әнисенең ярдәмчесе була.
“Уенчык җыю” уены. (идәнгә уенчыклар таратыла, ике бала, ярышып, уенчыкларны тартмага җыя. Теләк белдерүче балалар булса, уен яңадан кабатлана)
Алып баручы: Булдырдыгыз. Балалар! Бу серле сандыкта тагын нәрсәләр бар икән, беләсе килә бит, карыйбызмы? Алъяпкычлар, яулыклар, бияләйләр... Нәрсә өчен кирәк соң болар? Дөрес, әниләрегезнең сезгә тәмле-тәмле ашлар әзерләгәндәкия торган киемнәре икән бу. Нәрсәне ничек кигәнне кем белә? Әйдәгез, тикшереп карыйбызмы?
“Алъяпкыч кию” уены. Уенга ике кыз, ике малай чакырыла. Малайлар кызларны киендерә.
Алып баручы: Балалар, сез шундый уңганнар икән, тиз арада бу биремне дә башкарып чыктыгыз. Тагын ниләр эшли беләсез соң сез? (балалар ирекле басып бергә сөйлиләр)
Без инде хәзер зурлар,
Күп эшли безнең куллар.
Без идән дә юабыз
Без керләр дә уабыз.
Бигрәк шаян инде без,
Тик тормыйбыз бер дә без.
Чүгәлибез, торабыз,
Башны уңга борабыз
Аннан уңга карыйбыз
Һәм сикерә башлыйбыз.
Кулларны күтәрәбез,
Аннары төшерәбез,
Шул арада иелеп,
Басарга өлгерәбез
Тирән итеп сулыйбыз,
Ял итәргә туктыйбыз.
Алып баручы: Булдырдыгыз, балалар? Ял да итеп алыйк. Бер хикәя тыңлагыз.
Кечкенә кыз әнисеннән урамда артта калган. Үз янында әнисен күрмәгәч, елый башлаган.
Аңардан кешеләр: Син нигә елыйсың, дип сораганнар.
Кыз: Мин әнине югалттым, - дигән.
Кешеләр: Елама, хәзер әниеңне табарбыз. Синең әниең нинди? – дип сораганнар.
Кыз: Сез белмисезмени? Бик матур минем әнием! – дип җавап биргән.
Алып баручы: Балалар, сез менә хәзер үзегезнең әниләрегезне күз алдына китерегез әле. Аңа нинди ягымлы, матур сүзләр белән эндәшәсез икән?
“Әниемә иң матур сүз” дигән уен уйнап алабыз. (балалар түгәрәккә басалар, музыка уйный, алар тупны бер-берсенә биреп, түгәрәк буйлап йөртәләр. Музыка туктаганда туп кемдә кала, шул бала әнисенә багышлап, ягымлы, матур сүз әйтә.)
Алып баручы: Сандыкта башка әйбер калмадымы икән. Балалар? Сандык бушаган, димәк. Уеннар да уйналып беткән. Бүген бәйрәмебез дә ахырынаякынлашты. Балалар, әниләр турында шигырьләрне, ягымлы, матур сүзләрегезне өйләрегезгә кайткач, сөйләргә онытмагыз. Аларга матур-матур теләкләрегезне җиткерегез. Сау булыгыз, балалар!
Оставьте свой комментарий к работе, нажав на кнопку «Написать». Расскажите, что именно вас не устраивает в работе, а если вы считаете, что работа содержит ошибки и неточности – нажмите на соответствующую галочку в форме отклика.
Внимание! Администрация сайта rosuchebnik.ru не несет ответственность за содержание методических разработок, а также за соответствие разработки ФГОС.